+24 °С
Яңгыр
Әңгәмә барышында Әдип Нәҗип улы үзенең һөнәре һәм хәрби хезмәте турында сөйләде, Әфганстанда булган һәм интернациональ бурычын үтәгән вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты. Шулай ук ул яшь буынны яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, Ватанны яратырга һәм һәрчак аның лаеклы яклаучылары булырга әзер торырга чакырды. Балалар очрашудан канәгать калдылар һәм кунакка очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.