ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 февраль 2024, 17:45

Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте

Балалар иҗат үзәгендә әтиләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, балалар белән әти-әниләр арасында  тыгыз элемтә  булдыру, әти кешенең гаиләдә бала тәрбияләүдә ролен үстерү максатыннан әтиләр конференциясе оештырылды. Анда 30дан артык әтиләр катнашты.

Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үттеБалалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте
Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте

Чарада район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Алия Фаил кызы Сәитова, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, Балалар иҗат үзәге директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова чыгыш ясады. Артабан әтиләр балалары белән төрле осталык дәресләренә җәлеп ителеп, җыр, бию, театр сәнгатендә һәм башка бик күп төрле иҗат төрләрендә көчләрен сынап карады, сәләтләрен күрсәтте. Чара ахырында барлык ир-атлар да "Әти бөтенесен дә белә" дип аталган төрле сорауларга җавап бирде, педагогик хәлләрне чиште, фикер алышты. Конференциядә актив катнашучы барлык әтиләр дә грамоталар белән бүләкләнде. Чара тәрбияви югарылыкта , оешкан төстә узды.

Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте
Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте
Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте
Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте
Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте
Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте
Балалар иҗат үзәгендә әтиләр конференциясе үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас