ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 февраль 2024, 17:20

"Югары уку йортына укырга кергәндә яшь чикләүләре юк"

Югары уку йортына укырга кергәндә яшь чикләүләре юк, дип хәбәр итте БСТ каналында узган брифингта Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре.

"Югары уку йортына укырга кергәндә яшь чикләүләре юк""Югары уку йортына укырга кергәндә яшь чикләүләре юк"
"Югары уку йортына укырга кергәндә яшь чикләүләре юк"

"Ел саен БДИга 60-65 яшьлек кешеләр килә. Тиешле баллар алгач, һәркем югары уку йортына документлар тапшырырга һәм анда керергә хокуклы. Мәктәп укучылары мәктәптә гариза бирәләр. Әгәр сез үткән елгы чыгарылыш сыйныф укучысы икән, 1 февральгә кадәр яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә гариза бирергә кирәк. Анда имтихан уздыру пункты билгеләнәчәк, дата турында хәбәр ителәчәк. Имтихан уздыру урынына килеп, аны тапшыру гына кала", - дип аңлаттылар ведомствода. Алдан хәбәр ителгәнчә, быел Башкортстан югары уку йортлары 14,8 мең бюджет урыны ачачак. Чыганак: "Башинформ" мәгълумат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас