Анда автор-бард үзе иҗат иткән башкорт батальоны сугышчыларына, Ватанга, гаиләгә, мәхәббәткә, традицияләргә багышланган җырларын башкарды. Концерт хәрби бурычларын лаеклы үтәүче якташларыбызның видеосюжетлары, фотосурәтләре белән үрелеп барды. Бу көнне шулай ук һәркем махсус тартмага яугирләргә багышланган хат-теләкләрен дә язып сала алды. Популяр эстрада җырчысы Юлия Талхинаның да чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте һәм көчле алкышларна күмде. Шулай ук безнең район мәдәният йортының «Гармония» вокаль ансамбле (җитәкчесе Гөлнара Шәймиева) һәм Тайняш мәдәният йорты мөдире Илдар Хәмидуллинның патриотик музыкаль номерлары да чарага тагын да ямь өстәде. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә, гражданлык бердәмлеген ныгытуга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән өлеше өчен Рамил Бәдамшинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.