+24 °С
Яңгыр
Мини-музей монда булган һәркемдә онытылмас тәэссоратлар калдыра. Биредәге көнкүреш әйберләре, эш кораллары белән борынгы йорт рәвешендә бизәлгән туган якны өйрәнү почмагы безне үткән чорларга алып кайта. Ә якташларның документлары, фотосурәтләре, истәлекләре исә авылның беренче искә алынганнан бирле үсеш тарихын ача. Музейда шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм билгеле якташларга, шәжәрәгә багышланган почмаклар да шактый урын алып тора. Мини-музейның яңадан-яңа экспонатлар белән тулылана баруы куандыра.