ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 февраль 2024, 11:10

Сайлауларга әзерләнәбез

Башкортстан Русия Президентын сайлауга әзерләнүен дәвам итә.

Сайлауларга әзерләнәбезСайлауларга әзерләнәбез
Сайлауларга әзерләнәбез

 17 февральдә, республикада, бөтен илдәге кебек үк, төбәк халкына адреслы мәгълүмат бирү башланды. Районыбызда да участок сайлау комиссияләре хезмәткәрләре йортларга йөреп чыкты.
Сайлаучыларга адреслы мәгълүмат бирү вакытында обходчылар мобиль кушымта куллана. Ул сайлаучылар исемлеген төгәлләргә һәм булачак сайлаулар, тавыш бирү ысуллары турында барлык кирәкле мәгълүматны бирергә, олы яшьтәге кешеләрнең өйләрендә тавыш бирү теләкләрен теркәргә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзер Интернетта төрле мәгълүмат күп, шуңа күрә сайлаучыларга шәхси аралашу барышында аңлашу, сораулар бирү җиңелрәк. Моннан тыш, адреслы мәгълүмат бирү – электрон элемтә чараларын тулысынча кулланмаган кешеләргә сайлау турында сөйләү өчен бердәнбер мөмкинлек тә әле ул.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас