ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 февраль 2024, 10:30

Спорт – ул сәламәтлек һәм бердәмлек!

Узган ялларда Юмаш авыл биләмәсенең Митрә-Әюп авылы хоккей коробкасында Юмаш белән Иске Калмаш спортчылары очрашты.

Спорт – ул сәламәтлек һәм бердәмлек!Спорт – ул сәламәтлек һәм бердәмлек!
Спорт – ул сәламәтлек һәм бердәмлек!

Чара якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Чараның ачылу тантанасында Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Гарифуллина, Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Мостафина, Калмашбаш урта мәктәбе директоры Азат Рамазанов катнашты.
Киеренке уенда Юмаш урта мәктәбе командасы хоккейчылары көндәшләрен 6:4 исәбе белән җиңде. Иң яхшы уенчылар дип Вилдан Тангатаров, Әдик Хәмәтдинов, Әлмир Галләмов, Тимур Тимофеев табылды. Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

Спорт – ул сәламәтлек һәм бердәмлек!
Спорт – ул сәламәтлек һәм бердәмлек!
Спорт – ул сәламәтлек һәм бердәмлек!
Спорт – ул сәламәтлек һәм бердәмлек!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас