+22 °С
Яңгыр
Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Баулы, Алабуга шәһәрләре һәм районыбызның “Ястребы” командасы хоккейчылары көч сынашты.
Безнекеләр көчле уен күрсәтеп, беренче урынны алды һәм Кубокка лаек булды. Капкада торучы Илнар Хафизов, уенчылар Артур Закиров, Артём Солтангәрәев, Марсель Гайсин “Иң яхшы уенчы” исемнәрен яулады.
“Ястребы” командасының 2014 елда туган уенчыларын һәм аларның тренерлары Азат Мәҗитовны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз, яңа уңышлар теләп калабыз!