ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
20 февраль 2024, 04:15

“БДИ якынлаша” темасына ачык диалог үтте

Чакмагыш гимназиясенең 11нче сыйныф укучылары БР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Айгөл Фәтыйх кызы Байрамгулова белән агымдагы елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе мәсьәләләре буенча очрашты.

“БДИ якынлаша” темасына ачык диалог үтте“БДИ якынлаша” темасына ачык диалог үтте
“БДИ якынлаша” темасына ачык диалог үтте

 Укучылар белән Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен предметлар сайлау, бу сайлауның аңлы булуы, укырга керү өчен кайсы югары уку йортларына өстенлек бирү турында «БДИ якынлаша» темасына ачык диалог үткәрелде. Ачыктан-ачык әңгәмәдә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар, кичерешләре белән уртаклаштылар. Укытучылар да, чыгарылыш сыйныфлар укучылары да йомгаклау аттестациясе алдыннан соңгы ярты елны БДИга әзерлек өчен нәтиҗәлерәк итәргә карар иттеләр.

“БДИ якынлаша” темасына ачык диалог үтте
“БДИ якынлаша” темасына ачык диалог үтте
“БДИ якынлаша” темасына ачык диалог үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас