ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 февраль 2024, 10:55

Гаиләләр көч сынашты

19 февральдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә гаилә командалары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-савыктыру комплексы фестивале үткәрелде. Чара якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Спорт чарасында Чакмагыш беренче урта, Юмаш, Рәҗәп, Тозлыкуш, Тайняш, Рапат, Яңа Балтач, Имәнлекул, Иске Бәшир урта мәктәпләреннән килгән 12 гаилә катнашты.

Гаиләләр көч сынаштыГаиләләр көч сынашты
Гаиләләр көч сынашты


Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
18-19 яшь категориясендә:
1 урын – Латыйповлар гаиләсе (Рапат);
2 урын – Имаметдиновлар ( Рәҗәп);
3 урын – Кәримовлар (Тозлыкуш).

20-24 яшь категориясендә:
1 урын – Нәбиулиннар (Яңа Балтач);
2 урын – Зариповлар (Чакмагыш беренче урта мәктәбе);
3 урын – Ляминнар (Тайняш).
50-54 яшь категориясендә Имәнлекул урта мәктәбеннән Мәтәкуповлар гаиләсенә тиңләшүчеләр булмады.
Фестивальдә актив катнашканнары өчен Иске Бәширдән Әхмәтовлар, Чакмагыштан Дюмеевлар, Рапаттан Вәхитовлар, Юмаштан Евсеевлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Гаиләләр көч сынашты
Гаиләләр көч сынашты
Гаиләләр көч сынашты
Гаиләләр көч сынашты
Гаиләләр көч сынашты
Гаиләләр көч сынашты
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас