+22 °С
Яңгыр
Конкурсны Фларида Әнсаф кызы Сабитова җитәкчелегендәге "Күңелле петрушка" иҗат берләшмәсе чыгышы ачты.
Чарада Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Тозлыкуш, Тайняш, Рапат, Габдрахман Латыйпов исемендәге Иске Бәшир, Рәҗәп, Иске Калмаш урта мәктәпләре катнашты.
Чыгышлар барышында тамашачылар районыбыз укучыларының никадәр талантлы булуына һәм аларның иҗади сәләтләренең үсеш алуына тагын бер тапкыр инанды.
Конкурс нәтиҗәләре 21 февральдә билгеле булачак. Алар белән сез район гәзетенең 9нчы санында таныша алачаксыз. Муниципаль этап җиңүчеләре көрәшне икенче этапта (читтән торып) дәвам итәчәк.