21 февраль – Халыкара туган телләр көне буларак 2000 елның февраленнән билгеләнә башлый. Шушы уңайдан районыбызда яттан шигырь сөйләүчеләр бәйгесе ел саен үткәрелә. Конкурс туган телләребезгә һәм илебезгә сөю тәрбияләү, якташ шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов иҗатына кызыксыну уяту, укучыларның иҗади, артистлык сәләтләрен үстерү максатлары белән оештырыла. Бәйгегә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы укучылар җыелды.
Конкурста “Үз шигырен иң яхшы яттан сөйләүче” номинациясендә Чакмагыш 1-че урта мәктәбенең 10-нчы в классы укучысы Азалина Хәбирова (җитәкчесе Р.Р. Исламгалиева) һәм Үрнәк урта мәктәбенең 3-нче класс укучысы Индира Мөхәммәтгәрәева (А.Р. Зиннәтуллина ) үз сәләтләрен күрсәтеп, беренче урын яуладылар. Алардан калышмаска тырышып, Яңа Коты мәктәбенең 9-нчы класс укучысы Милена Шәяхмәтова (Р.С.Маликова) икенче урынга лаек булды.
“Шагыйрьләрнең шигырьләрен иң яхшы яттан сөйләүче” номинациясендә Иске Калмаш мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучысы Динис Макулов (И.Ф.Сухова), Чакмагыш гимназиясенең 8-нче класс укучысы Диана Акчурина, 4-нче класс укучысы Самира Шәйморатова (Г.З.Габделбасыйрова), Тайняш мәктәбенең 7-нче класс укучысы Азалия Бәдертдинова (А.Р.Сәмигуллина) беренче урын яуладылар. Илназ Гәрәев (Үрнәк мәктәбе, А.Р. Зиннәтуллина), Рафаэль Бәдертдинов (Яңа Балтач мәктәбе, И.Ф. Мусина) Алия Таһирова (Чакмагыш гимназиясе, Г.З.Габделбасыйрова), Рамазан Корбанов (Иске Калмаш, И.Ф. Сухова), Гөлнара Ширәева, Илнур Атнагулов (Имәнлекул, Л.С. Тимерханова), Гөлсинә Якупова (Тайняш, А.Р. Сәмигуллина) призлы урынга чыктылар.
Тозлыкуш урта мәктәбенең 5-нче сыйынф укучысы Камилла Зарипова (О.М.Хәмидуллина) “Тел сөюче” номинациясенә лаек булды.
Катнашучылар күркәм шигырь бәйрәмен Р.Шәкүр сүзләренә язылган, башкорт теленең гимнына әйләнгән “Җирем, илем, телем” җыры белән тәмамлады.
Зур уңышларга ирешүче укучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Бәйгедә катнашучы бар шигырь сөючеләребезгә, аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Конкурсны үткәрергә ярдәм итүче-оештырыучы Үрнәк мәктәбе укытучысы Айгөл Рвинат кызы Зиннәтуллинага, алып баручы укучыларга чиксез рәхмәтлебез. Туган телебезне зурлап, шушы күркәм бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек биргән Чакмагыш 1-нче урта мәктәбе җитәкчелегенә, башкорт теле укытучыларына барлык катнашучылар исеменән зур рәхмәт җиткерәбез!
Тел – халыкның мәңгелек тере тарихы. Ул төрле үзгәрешләр кичерә, ләкин яши! Әйдәгез, туган телебезне яшәтик, аны хөрмәт итик! Туган телебез моңлы җыр булып мәңге саклансын!
Рәмзилә Исламгалиева,
жюри рәисе, район методик берләшмәсе җитәкчесе,
Чакмагыш 1-нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
#МойРоднойЯзык2024,#МинеңТуғанТелем2024,#БашФонд #ДеньРодногоЯзыка2024 #ТуғанТелКөнө2024