+22 °С
Яңгыр
Бу сәфәр 20-24 февраль көннәрендә «Беренчеләр хәрәкәте»чараларын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Анда актив тормыш позициясе булган, район иҗтимагый тормышында кайнаган укучылар катнаша. Мәскәүдә балалар өчен туган илебез башкаласы буйлап экскурсия үтә. Мәктәп укучылары төрле республикалар һәм өлкәләр павильонында һәм ВДНХда «Беренчеләр хәрәкәте»нә багышланган күргәзмәләрдә булып, башкаланың төп мәйданы буйлап йөричәкләр.