2023-2024 ел сезонында чемпионатта республиканың 80 районыннан барлыгы 1424 команда катнашты. 20 февральдә Башкортстан дәүләт аграр университеты спорт комплексында “Кэс-Баскет” мәктәп баскетбол лигасының Бөтенрусия чемпионатының төбәк этабы уздырылды. Төп приз – Идел буе федераль округы чемпионатында катнашу өчен Стәрлетамак, Бөре шәһәрләре, Баймак, Нуриман, Кушнаренко, Чакмагыш районнарыннан килгән спортчылар катнашты.
Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Буревестник” баскетболчылар командасы “Кэс-Баскет” мәктәп баскетбол лигасының төбәк этабында район йөзен лаеклы яклап, мактаулы икенче урынга иреште! Тренер Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова җитәкчелеге астында әлеге спорт төре белән шөгыльләнгән кызлар командасының бу беренче генә җиңүе түгел.
Әйткәндәй, республика башкаласына “Кэс-баскет” 2009 елда килеп җитә. Тора-бара бу проект белән кызыксыну артты, әлеге спорт төренә бик күп укучы җәлеп ителде. Башкортстан Республикасының баскетбол федерациясе һәм “Кэс-баскет” бу спорт төрен популяштыру максатында ныклы эшчәнлек алып бара, мәктәпләрдә матди база ныгый. Безнең районда да баскетбол елдан-ел популярлаша бара. Җиңү артыннан килгән җиңүләр укучыларны рухландыра.
Укучыларны шушы спорт төренә җәлеп итеп, район баскетболчылары командасын җиңүгә ирешүдә шәхси өлешен кертүче “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” исемен йөртүче Чакмагыш беренче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Илсөяр Өлфәт кызы Басыйровага рәхмәт җиткереп, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!