ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 февраль 2024, 05:35

Районда “Башкортстанның ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе билгеләнде

Укытучы – дөньяда иң изге һөнәрләрнең берсе.  Ул – һәр һөнәргә юл башы. Кем генә булмасын: төрле батырлыклар күрсәткән каһарманнар, танылган галимнәр, ил башлыклары да үзләренең ирешкән уңышлары белән, беренче чиратта, үз укытучыларына бурычлы.

Районда  “Башкортстанның ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе билгеләндеРайонда  “Башкортстанның ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе билгеләнде
Районда “Башкортстанның ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе билгеләнде
 
  Кичә, 20 февральдә, район мәдәният йортының конференцияләр залында 2024 елда “Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс дәвамында укытучылар үз һөнәри осталыкларын, сәләтләрен, акыл  сыгылмалыгын күрсәттеләр. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнделәр. Барлык конкурс сынаулары  буенча   Чакмагыш гимназиясенең математика укытучысы Руслан Гамәр улы Таҗетдинов 2024 елда “Башкортстанның ел укытучысы” һәм абсолют җиңүче булды. 
Әлеге конкурсының финал этабында катнашучыларның барысы да  мәгариф бүлеге тарафыннан Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
 
Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас