ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 февраль 2024, 04:30

Туган тел – һәр халыкның рухи көч-куәте

Билгеле булуынча, бүген, 21 февральдә Халыкара Туган телләр көне билгеләнә.

Шушы уңайдан Чакмагыш гимназиясе укучылары директорның тәрбия эшчәнлеге буенча киңәшчеләре И.Р.Әрдисламова һәм Г.С.Яхина белән берлектә Гомумрусия “Ачык дәрес” проектына кушылдылар.
Аның барышында малайлар һәм кызлар Туган телләр көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, мәкаль-әйтемнәрне барладылар, видеороликлар карап, планетада телләрнең күптөрлелеге турында яңа белемнәр үзләштерделәр. Туган телнең халыкның холык-фигыле чагылышы, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуы турында белделәр. “Халыкара туган телләр көне” дип исемләнгән ачык дәрес Тәрбия бирү институты тәкъдим иткән материалларга нигезләнеп үткәрелде.

Автор:Рәзилә Арслаова
Читайте нас