Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада район ДОСААФ бүлеге начальнигы Ринат Ризванов, Калмашбаш урта мәктәбе директоры Азат Рамазанов, якташыбыз, Салават Юлаев ордены кавалеры Ринат Мофазалов катнашты.
Риф Мотаһар улы Мофазалов – Калмашбаш урта мәктәбенә нигез салучы, аның беренче директоры. Уку йортын ул 1971-1980 елларда җитәкләгән. Аның якты истәлегенә оештырылган спорт чарасына Риф Мофазаловның улы – Ринат Риф улы кайткан иде. Бүгенге көндә якташыбыз “Х.Солтанов исемендәге Ватанны саклаучылар турында халык истәлеге” эзләү отряды советы рәисе вазыйфасын җитәкли. Ул шулай ук Башкортстан Республикасының һава-десант гаскәрләре ветераннары хәрәкәтен башлап җибәрүче дә.
Калмашбаш урта мәктәбендә үткәрелгән чарада Ринат Риф улы Мофазалов спонсор буларак катнашып, Кубок һәм медальләр алырга матди ярдәм күрсәтте, моннан тыш мәктәпнең спорт базасын ныгытуга өлеш кертеп, спорт инвентаре алырга финанслата ярдәм итте.
Спорт чарасында барлык район мәктәпләре катнашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Иске Калмаш урта мәктәбе алды, икенче урынга Юмаш урта мәктәбе чыкты, өченче урынны Имәнлекул урта мәктәбе спортчылары яулады.
Шәхси беренчелектә беренче урын – Данил Гайсинда, икенче урынны – Руслан Кузьмин, өченче урынны Радмир Биктимеров алды. Кызлар арасында беренче урында – Амелия Еникеева, икенче – Виолетта Черепанова, өченче урында – Злата Ведерникова.
Калмашбаш урта мәктәбе җитәкчелеге чараны оештырып үткәрүдә район ДОССАФ бүлеге, матди ярдәм күрсәтүдә якташыбыз Ринат Риф улы Мофазаловка рәхмәт җиткерә.