ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
22 февраль 2024, 04:05

Яңа казанышларга юл тотыла

Яңа хезмәт күтәренкелеге белән агымдагы хуҗалык елын башлап җибәргән Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы әгъзаларына алда да тик уңышлар юлдаш булсын

Яңа казанышларга юл тотылаЯңа казанышларга юл тотыла
Яңа казанышларга юл тотыла

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы хезмәтчәннәренең еллык хисап җыелышы Яңа Балтач мәдәният йортында зур рух күтәренкелегендә узды. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урын- басары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимия-те башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны идарә рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләрне карауга күчәр алдыннан узган хуҗалык елында арадан мәңгелеккә киткән элекке ике әгъзаларының якты истәлеген тын калып хөрмәтләделәр, шулай ук хуҗалыкка әгъза булып керүчеләр һәм башка эшкә күчү сәбәпле әгъзалыктан чыгучыларның гаризалары расланылды. Идарә рәисе хуҗалык елы йомгаклары буенча җентекле анализланылган тулы чыгыш ясады. Язгы чәчүгә былтыр ленинлылар зур әзерлек белән килгәннәр: кул астындагы барлык техника һәм агрегатлар яхшылап ремонтланылып, каралып-көйлә[1неп куелган, шактый күләмдә минераль ашламалар, эштә өзеклекләр тудырмаслык итеп ягулык-майлау материаллары запасы, элита сортлы орлыклар, техника өчен запас частьләр әзерләгәннәр. Механизаторлар һәммәсе дә медицина тикшерүен үткән, махсус кием-салым, тәү кирәкле медицина аптечкалары, төрле саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Нәтиҗәдә язгы басу эшләре кыска арада яхшы сыйфатлы башкарылган. Уҗым культуралары, бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар 2200 гектарда чәчелгән. 400 гектарга техник культуралар (200 енә көнбагыш һәм шулкадәр үк күләмдә соя), 765 гектарга мал азыгы (450 гектарга кукуруз, 315 гектарга берьеллык үлән катнашмасы – арпа белән борчак) чәчкәннәр. Үсентеләр баш калкытуга ук химик утау, корткычларга каршы эшкәртү, җирне өстәмә тукландыру үткәрелгән. Шулкадәр зур чыгымнар салып эшләсәләр дә, тәүдә кырау сугу, артабан көчле корылык аркасында һәр гектардан 20,3 әр центнер төшем белән нибары 36840 центнер ашлык җыеп алганнар (2022 елда ул күрсәткечләр 33,7 һәм 74176 центнер тәшкил иткән). Бу уңыш җитәрлек күләмдә чәчү орлыгы әзерләргә дә, малларга фураж итеп кулланырга да, хезмәткәрләргә иген фуражы итеп бирергә дә, дәүләткә сатарга да, пай җирләреннән файдаланган өчен исәпләшергә дә җиткән. Корылык аркасында шулай ук сенажны да 31676 центнер, силосны 61998 центнер, печәнне дә 2767 центнер, саламны да алдагы елдагы күләмнең өчтән бер өлешен генә хәзерли алганнар. 2022 елда хәзерләнгән запаслары белән бергә быел мал кышлатуны уңышлы тәмамлап чыгарга ниятлиләр. Барлык объектив һәм субъектив сәбәпләр җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте арта төшүгә, ә эшчәнлекнең рентабельлелеген, киресенчә, киметүгә китергән. Үсемлекчелектә зыян күрелсә дә, терлекчелектә ленинлыларда алга китеш күзәтелә. Фураждагы 552 баш сыердан һәркайсыннан уртача 7451әр килограмм күрсәткеч белән былтыр 41129 центнер сөт савып алынган (2022 елдагыдан үсеш 102,02 процент), ул башлыча югары сортлы итеп эшкәртүгә озатылган. Сөт җитештерүнең рентабельлелеге 46 процент тәшкил иткән. Ит җитештерү, башка күп хуҗалыклардагы кебек үк, биредә дә үзен акламый. Бу юнәлештә игътибар җитеп бетмәгән эшләр дә күп булуын һәм аларны тамырыннан үзгәртү мөһимлеген дә дәлилләде чыгыш ясаучы. Узган ел эчендә үз көчләре белән 150 баш сыер малына исәпләнгән яңа бина төзеп кергәннәр. Бу исә малчылыкта уңышларын сизелерлек арттыра төшүгә ярдәм иткән, чөнки сыерлар өчен дә, терлекчеләр өчен дә шартлар яхшыру продуктлылыкны да күтәрә төшкән. Мал азыгының сыйфатына зур игътибар бүленә, моңа исә сусыл азык саклау базларына реконструкция үткәрү дә сизелерлек йогынтылы булган. Мал азыгына өстәмәләр кушу, терлекләрнең сәламәтлеген ныклы күзәтчелектә тоту, ферма хезмәтчәннәренең һәм зооветбелгечләрнең җаваплылыгын күтәрү дә яхшы нәтиҗәләргә юл ачкан. Әле сыер маллары санын арттыра төшү, шул исәптән савымдагыларны да күбәйтү төп максат итеп куела, шулай ук аларның нәсел сыйфатлары да, продукт бирүчәнлеге дә ныклы контрольдә тотылачагы бәхәссез. Бигрәк тә яшь малларны үзләрендә үстерүгә өстенлек биреләчәк, дип ышандырды Фәнил Фәрит улы һәм яшь үрчемнең сәламәтлеге тәүге көннәрдән үк ныклы күзәтеләчәген бәян итте. Малчылык тармагында эшләүчеләрнең һәркайсыннан да таләп ителгәннәрне бәян итеп, ул барысын да тырышлыкны арттыра барырга чакырды. Агымдагы елга ниятләре дә зурдан булуын яшермәде чыгыш ясаучы. Басуларда уңыш үстереп алу өчен ныклы нигез салынган икән. 4372 гектар сөренте мәйданнарының 1606-сында туңга сөрү башкарылган, 659 гектарында туфрак өслеге йомшартылган, тагын күпмедер өлеше дискыланылган, тигезләп чыгылган. Бары 185 гектар җирне генә яздан эшкәртәсе калган. 2200 гектарда уҗым культуралары һәм бөртеклеләр,кузаклылар чәчеләчәк, 1422 гектарга мал азыгы итеп хәзерләнеләсе культуралар чәчеләчәк. Елы туры килсә, 74500 центнер тулай ашлык җыеп алырга ниятлиләр, мал азыгын да һәр шартлы баш исәбеннән 50 шәр центнердан да киметмәскә тырышачаклар. Язгы чәчүгә әзерлек максатында тырма-культиваторлар, башка тагылма агрегатлар карап-көйләнелеп, әзерлек сызыгына куелган да инде, тракторлар һәм автомашиналар барысы да 27 мартта үтәчәк техник тикшерүгә әзер булачак. Ягулык-майлау материаллары, запас частьләр дә җитәрлек, яхшы кондицияле чәчү орлыгы, минераль ашламалар, гербицидлар һәм башка препаратлар запасы булдырылган,механизаторлар медицина тикшерүе үткән, саклану чаралары, махсус эш киемнәре белән тәэмин ителгән. Идарә рәисе барлык тармакларда хезмәт салучы авыл эшчәннәрен атап үтте, аларның күрсәткечләре белән дә таныштырды, юл куелган җитешсезлекләр белән бер рәттән ирешкән уңышларга да тукталып үтте. Агымдагы елга үткәннәрдән сабак алып, аларны бетерү юлларын билгеләде, башкарачак эшләрне бәян итте. Алар арасында туфрак эшкәртү технологиясен камилләштерә барып, чәчү әйләнешенә безнең табигать шартларына яраклаштырылган югары уңыш бирүчән культураларны кертеп, вакытында тәрбияләп үстереп, яхшы нәтиҗәлелеккә ирешү, югары сыйфат белән күп итеп мал азыгы әзерләү, сөтчелек фермасында төзү-төзекләндерү эшләрен дәвам итү, малларның баш санын арттыру, токымчылык репродукторы исемен артабан да аклау, эшләүчеләргә тормыш һәм көнкүреш шартларын яхшырта төшү, хезмәт хакын арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту һәм башка ююнәлешләр аталуы якты киләчәккә өмет уята. Чыгышы ахырында ул һәр өлкәдә бергәләшеп тырышлык салырга чакырды, иң изге теләкләрен җиткерде. Идарә рәисенең хисап чыгышын шулай ук баш белгечләр Антон Токунов, Тимур Филиппенко, Сергей Аранцев тулыландырды, үз өлкәләрендә игътибарын көчәйтәсе юнәлешләрне атады һәм куелган бурычларны үтәү өчен бөтен тырышлыкларын салырга ышандырды. Артабан күзәтчелек советы хисабы укып ишеттерелде. Аны җыелыштагылар бертавыштан хуплап кабул иттеләр. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары — якташлары Илгиз Фаил улы Ихсанов ленинлыларның узган елдагы эшчәнлеген анализлаганда биредә сизелерлек алга китеш булуын ассызыклады, күп юнәлешләрдә башкарган эшләрен башка кайбер хуҗалыкларда да таратырлык үрнәк итеп куйды. Гомум район күрсәткечләре белән чагыштырып, бу хуҗалыкта игътибар юнәлтелеп бетмәгән урыннарны атады, җитештерүне күтәрүнең отышлы юлларын тәкъдим итте. Барысына да иң изге теләкләренә кушып, ул берничә хезмәт алдынгысын муниципаль районның Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаровның чыгышы да ленинлыларның фидакарь эшчәнлекләренә уңай анализ һәм изге теләкләр, фәһемле киңәшләр белән сугарылган иде. Биләмә хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова якташларының фидакарьлегенә, төрле мәсьәләләрне хәл иткәндә һәрчак ярдәмгә әзер торуларына ихлас рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде. Артабан ел дәвамында идарә утырышлары чыгарган карарлар, төзелгән килешүләр, еллык хисап расланылды, агымдагы елга финанс-җитештерү планы кабул ителде, күмәк килешүгә, башка оештыру документларына үзгәрешләр кертелде, хезмәт хакы түләү буенча положениегә үзгәрешләр һәм өстәмәләр расланды, көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде. Яше тулып хаклы ялга китүчеләргә бүләкләр тапшырылды һәм изге теләкләр җиткерелде. Җыелыш ахырында ярышка йомгак ясалып, һәр тармакта хезмәт уңышларына ирешкән алдынгылар акчалата дәртләндерелде. Яңа хезмәт күтәренкелеге белән агымдагы хуҗалык елын башлап җибәргән Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы әгъзаларына алда да тик уңышлар юлдаш булсын, бөтен изге өм ре аклансын, дип телибез.

Яңа казанышларга юл тотыла
Яңа казанышларга юл тотыла
Яңа казанышларга юл тотыла
Яңа казанышларга юл тотыла
Яңа казанышларга юл тотыла
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас