Якташларыбыз дәрәҗәле республика күләмендәге бәйгеләрдә горурланырлык казанышларга иреште. Бәйрәм алды һәм ял көннәрендә дә биләмәдә күләмле спорт бәйгеләре үтә. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шушы көнгә багышланган зур спорт бәйрәме оештырылды. Монда билбау көрәше буенча ачык республика турниры үтте. Бәйгедә республиканың 11 шәһәр һәм районыннан килгән 2012-2014 елгы кызлар һәм малайлар көч сынашты. Турнирны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясап, чараның мәртәбәле кунакларын, судьяларны, яшь спортчыларны сәламләде һәм көрәшчеләргә ярышларда уңышлар теләде. Артабан ул районда һәм республикада спортны үстерүгә керткән зур өлеше, ярдәме өчен бу турнирны оештыручы райондашыбыз, Бөтенрусия билбау көрәше федерациясе вице-президенты, Русиянең атказанган тренеры Рөстәм Илһам улы Зыякаевка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул үз чиратында районда спортның көрәш төрен үстерүгә һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларны үткәрүгә зур көч салган муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакировага, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахмановага, матди яктан ярдәм иткән Айдар Марат улы Моратовка Рәхмәт хатларын тапшырды. Чакмагыш җирендә барган зур спорт бәйгесендә билбау көрәше буенча Русиянең хатын-кызлар җыелма командасы тренеры, самбо һәм билбау көрәше буенча илнең халыкара класслы спорт мастеры, дзюдо буенча спорт мастеры Әлфия Яганур кызы Әлимгуҗина, райондашыбыз, Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Мәкъмүн улы Миңнебаев катнашты. Турнирны ачу тантанасында райондашларыбыз Вадим Фәрит улы Еникеев белән Алик Марат улы Нәбиуллин Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Рәхмәт хатына лаек булды. Аларны мәктәпнең җитәкчесе Луиза Марсель кызы Абдрахманова тапшырды. Турнирны ачу тантанасын концерт номерлары бизәде. Көрәш келәмендәге һәр ярыш киеренке барды, яшь батырлар һәм көрәшче кызларның һәркайсы югары әзерлек дәрәҗәсен һәм спорт осталыгын исбатларга омтылды. Яшьлек көче һәм җиңү дәрте, тәҗрибәле тренерларның тырышлыгы һәм фидакарь эшчәнлеге киеренке көрәштә яшь спортчылар яулаган казанышларның нигезе булды. Көрәшчеләрнең яңа буыны киләчәктә дә районда, республикада бу спорт төренең ышанычлы үсешен тәэмин итүенә, төбәкнең данын аның чикләреннән тыш та яңгыратачагына һич шик калдырмады. Моның шулай булуы да гаҗәп түгел, чөнки бүгенге яшь көрәшчеләр киләчәктә Ватанның лаеклы сакчылары да булачак дип әйтергә ныклы нигез бар. Турнир ярышлары кичке сәгатьләргә кадәр дәвам итте. Иң лаеклылар, иң көчлеләр җиңү яулап, истәлекле бүләкләргә лаек булды.