ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
23 февраль 2024, 04:55

23 ФЕВРАЛЬ – ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ

Илебезнең ышанычлы калканы

23 ФЕВРАЛЬ – ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ23 ФЕВРАЛЬ – ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ
23 ФЕВРАЛЬ – ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ

Русиянең Кораллы Көчләре һәм ХәрбиДиңгез флоты бер гасырдан артык Туган илебез чикләренең кагылгысызлыгын, Ватаныбыз иминлеген тәэмин итә. Дәүләтебез өчен зур сынаулы кораллы бәрелешләрдә алар сафларында ил алдындагы изге конституцион бурычларын үтәгән меңәрләгән якташларыбыз, шулай ук тыныч вакытта хәрби частьләрдә һәм берләшмәләрдә хезмәт иткән, бүгенге көндә бу изге бурычны махсус хәрби операция зонасында тел тидергесез башкаручы асыл ир-егетләребез һәм кызларыбызның һәркайсы мактауга лаек. Хәрби хезмәт кешеләрнең сәламәтлеген, характерын ныгыта, төрле хәлләрдә югалып калмаска өйрәтүче чын тормыш мәктәбе булып тора. Райондашларымның яу кырларында да, тыныч вакытта хезмәттә дә фидакарьлек өлгеләре күрсәтүе һәммәбез өчен олы горурлык ул. Бүген армия хезмәтендә булган, махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклап алышучы ир-егетләребез, шулай ук хатын-кызларыбызның да өлкән буыннар традицияләрен лаеклы дәвам итүләре, алар турында гаскәри частьләрдән бары яхшы хәбәрләр генә килүе чакмагышлыларның һәр яклап та булдыклы икәнлеген, патриотик тәрбия эшенең үзбиеклегендә куелуын дәлилли. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр һәм Хәрби Диңгез флоты ветераннары, кадерле райондашлар! Барыгызны да ихлас йөрәктән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тәбрик итәм! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим.

Автор:Реканс ЯМАЛЕЕВ, муниципаль район хакимияте башлыгы
Читайте нас