+22 °С
Яңгыр
Ачу тантанасыннан соң бозда районыбызның "Трактор" командасы белән Иглин районы хоккейчылары очрашты. Башта уен 1:1 исәбе белән бертигез барды. Командалар озак бирешмәде. Уенның өченче өлешендә безнекеләр 3:1 исәбе белән җиңелде. Кичне бозда чакмагышлылар Караидел районы командасы уенчылары белән көч сынашты. Уен безнекеләр исәбенә 15:1 белән тәмамланды. Ярышлар дәвам итә. Бүген "Трактор" командасы 18.30 да Әлшәй командасы белән очрашачак. "Арена"да җанатарларны көтеп калабыз, дуслар!