+24 °С
Яңгыр
Чара махсус хәрби операциядә гомерләре батырларча өзелгән якташларыбыз – Югары Аташ авылыннан Тимур Азамат улы Хисмәтулинн белән Җәмәй авылыннан Эдуард Роберт улы Гатиятуллинның якты истәлекләренә багышланды.
Турнирга яу яланнарда һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре, интернационалчылар Рәиф Сәлихҗанов, Илдар Мөхәммәтҗанов да чакырылган иде. Чарада хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташларыбызны искә алып, бер минут тын тордылар.
Турнирда “Мгаз” хоккей командасы җиңде. Эдуардның әнисе Зөлфия Фәнис кызы япь-яшь килеш гомерләре өзелгән якташларыбызны онытмаган, аларның якты истәлегенә чаралар үткәргән өчен биләмә җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.