Гомумдәүләт масштабында уздырылган “герой партасы” акциясе “Бердәм Русия” партиясе ярдәмендә уза. Чараны гиназия директоры Илдус Шәйдуллин ачып, мондый патриотик чараларның әһәмитлелеге турында сөйләде. Әйтеп үтәргә кирәк, узган елда гиназиядә ике “Герой партасы” ачылган иде. Аның берсе Рифкать Гәрәевка багышланган иде. Икенчесе махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Артур Хәмәтгәрәвның якты истәлегенә ачылган иде.
Әйтеп үтәргә кирәк, Илнур Камил улы Габделихсанов 1977 елның 26 августында Чакмагышта туган. 9 сыйныфны тәмамлагач, Башкортсан дәүләт аграр-технология колледжы филиалында тракторчы-водитель һөнәрен үзләштерә. Илнур Чечен җирендә хәрби конфликтта 1996 елның 19 августында һәлак була.
“Герой партасы”на утыру хокукы бу көнне “Ястребы” хоккейчылары һәм Медиа үзәк әгъзаларына бирелде.