ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
26 Февраля 2024, 06:15

Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне

Районның тарихын гади эшчәннәр, һөнәрман, максатчан, туган якларын яраткан кешеләр яза. Безнең районда андый кешеләр байтак.

Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелнеОчрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне
Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне

 Үзләренең күпъеллык намуслы хезмәте, тирән белемнәре һәм тәҗрибәләре белән алар чын абруй һәм ихтирам яулаган. Хәзер дә, лаеклы ялда булуларына карамастан, алар районыбыз язмышы өчен борчылуларын дәвам итә, зирәклекләрен төрле буыннар белән аралашырга әзер. Бүгенге көндә без өлкән буын вәкилләренә киңәш сорап барабыз, чөнки актив тормыш позициясе аларга кул кушырып, читтә калырга ирек бирми. Нәкъ шундый кешеләр муниципаль район хакимияте башлыгы инициативасы белән булдырылган “Очрашу” ветераннар клубына керде.
Ватанны саклаучылар көнендә районыбызда патриотик хис белән сугарылган бик күп чаралар уздырылды. Бу көнне “Очрашу” ветераннар клубына да районыбызның өлкән буын вәкилләре җыелды.
Бәйрәм хөрмәтеннән ветераннарыбызны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Ул өлкәннәрнең хәлләрен сорашты, бүгенге көндә аларны борчыган мәсьәләләр турында белеште. Район хакимияте башлыгы ветераннарны киләчәктә дә актив булырга, мондый очрашуларны ешрак оештырырга чакырды. Район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев чарага җыелучыларны бәйрәм программасы белән таныштырды һәм рәхәтләнеп ял итәргә чакырды.
Әлеге чарада өлкәннәр шахмат, шашка, дартс, кәрзингә туп ыргыту, бильярд, пневматик автоматтан ату һәм башка спорт төрләрендә җитезлекләрен, көчләрен күрсәтте, ихлас аралашты. Моннан тыш җыр-моң конкурсы да оештырылды, өлкән буын вәкилләре үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Калмашбаш авыл биләмәсеннән Светлана Латыйпова, Рапаттан Флидә Сәхибгәрәева, Рида Шәйморатова, Рива Шәйморатова, Илдар Галиев, Рима Гайнанова, Иске Калмаштан Лүзә Тимашева, Яңа Котыдан Урал Шәяхмәтов, Чакмагыштан Альфира Гыймаева күңелгә үтеп керерлек чыгышлар ясады.
Чара барышында муниципаль район хакимиятенең территориаль-сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Гыймаева өлкән буын вәкилләренә якынлашып килүче сайлау алды кампаниясе турында мәгълүмат җиткерде.
Өлкән яшьтәге абый-апалар үзләренә карата күрсәтелгән зур игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерде. Чара ахырында спорт ярышларында җиңүчеләргә ветераннар советының бүләкләрен тапшырылды. Күңелле аралашу чәй табыны артында тәмамланды.

Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне
Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне
Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне
Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас