Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, Әлшәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, Балтач муниципаль районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Чишмә муниципаль районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Русиянең атказанган тренеры, Башкортстан Республикасының атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, РФ билбау көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Рөстәм Зиякаев катнашты. Реканс Фәнил улы Ямалеев, спортчыларны сәламләп, командаларга уңышлы уен һәм иң көчлеләрнең җиңүен теләде.
Ачу тантанасыннан соң бозда районыбызның "Трактор" командасы белән Иглин районы хоккейчылары очрашты. Башта уен 1:1 исәбе белән бертигез барды. Командалар озак бирешмәде. Уенның өченче өлешендә безнекеләр 3:1 исәбе белән җиңелде. Шушы ук көнне бозда чакмагышлылар Караидел районы командасы уенчылары белән көч сынашты. Уен безнекеләр исәбенә 13:3 исәбе белән тәмамланды. Ярышларның икенче көнендә Әлшәй командасын безнең хоккейчылар 7:1 исәбе белән җиңде. Финалда алар Әбҗәлил спортчылары белән көч сынашып, 7:2 исәбе белән җиңеп, өченче урынга лаек булды. Беренче урында – Иглин районы хоккейчылар командасы, икенче урында – Уфа спортчылары.
Өч көн дәвам иткән уеннарны ябу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Низамов, Иглин муниципаль районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова катнашты. Алар җиңел булмаган алышларда ахырына кадәр бирешмичә көч сынашкан командаларны тәбрикләп, яңадан-яңа уңышлар теләде.
Әйткәндәй, Иглин районы командасы егетләре, көчле спортчылар булулары белән беррәттән, романтик та булып чыктылар. Ярышларның беренче көнендә әлеге команда әгъзасы сөйгән яры Ксенияга тормыш юлдашы булырга тәкъдим ясап, йөзек белән кызыл гөлчәчәкләр бүләк итте. Ксения барысы алдында ризалыгын белдерде.