ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 февраль 2024, 09:25

Якташыбызның якты истәлегенә

Ватанны саклаучылар көнендә Рәҗәп урта мәктәбендә волейбол турниры үткәрелде. Ул махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айнур Нурихан улы Раяновның якты истәлегенә багышланды. Чарада геройның туганнары, якыннары да катнашты.

Якташыбызның якты истәлегенәЯкташыбызның якты истәлегенә
Якташыбызның якты истәлегенә


Ярышларны ачу өлешендә Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Сәхибгәрәев спортчыларга уңышлар теләде. Катнашучылар югары осталык, җитезлек күрсәтеп, җиңүгә омтылды. Нәтиҗәдә беренче урынны “Геройлар” командасы алды, икенче урында – “Бөркетләр”, өченче урынга “Арысланнар” чыкты.
Айнурның әнисе Дамира Әмир кызы турнирны оештырып үткәргән өчен авыл биләмәсе хакимияте җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шушы ук көнне Айнур Нурихан улы туып үскән йортта урнашкан мемориаль тактага чәчәкләр салынды.

Якташыбызның якты истәлегенә
Якташыбызның якты истәлегенә
Якташыбызның якты истәлегенә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас