+22 °С
Яңгыр
Шушы көннәрдә Имәнлекул авылында игелекле гомер кичерүче Радик белән Рәйнә Әсфәндияровлар алтын туйларын билгеләп үтте.
Авылдашлар хөрмәтен яулаган парны күркәм гомер бәйрәмнәре белән Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Разалия Хафизова котлады. 50 ел бергә иңне-иңгә куеп үткән Әсфәндияровларга ул республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның Котлау открыткасы белән истәлекле бүләк тапшырды.
Радик белән Рәйнә Әсфәндиярлар дүрт балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгарган. Алар бүген дә 50 ел элек кабынган сөю учагын сүндермиче, һәр аткан таңга сөенеп, балалары хөрмәтенә төренеп матур гомер кичерә. Котлыйбыз!