ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 февраль 2024, 10:04

Яугир белән очрашу

Юмаш урта мәктәбендә “Батырлык дәресе” үткәрелде.

Яугир белән очрашуЯугир белән очрашу
Яугир белән очрашу

 Анда шушы мәктәпнең чыгарылыш укучысы, бүгенге көндә махсус хәрби операция барган зонада ил мәнфәгатьләрен яклаучы яугир Рамил (исеме үзгәртелде) катнашты. Әлеге вакытта ул туганнары янына кыска вакытлы ялга кайткан.
Батырлык дәресендә Рамил үзенең туган иленә булган чиксез мәхәббәте турында сөйләде. Хезмәттәшләренең батырлыгы, геройлыгы хакында булган истәлекләр укучыларда зур кызыксыну уятты. “ Үз-үзеңә ышаныч, туган илгә карата булган сөю хисе, авылдашларның чиксез ярдәме безне, һичшиксез, җиңүгә китерәчәк!” – ди Рамил (исеме үзгәртелде).

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас