ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 февраль 2024, 10:55

Балаларны юлда сак булырга өндәп

Кичә Тозлыкуш урта мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныфларында «Юлда хәвефсезлек» темасына класс сәгате үтте.

Балаларны юлда сак булырга өндәпБалаларны юлда сак булырга өндәп
Балаларны юлда сак булырга өндәп

 Дәрес барышында балалар авыл урамнарында хәвефсез хәрәкәт итү кагыйдәләрен кабатладылар, «Җәяүле» һәм «Светофор» уеннарында катнаштылар. Шулай ук укучылар мәктәпкә барганда һәм өйгә кайтканда урамда очратырга мөмкин булган юл хәрәкәте билгеләрен кабатладылар. Дәрес ахырында укучылар “Юлларда сак булыгыз!” дип аталган тест сорауларына җаваплар бирделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж тыңлап үттеләр.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас