ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
27 февраль 2024, 06:30

“Бу юлны һәр егет үтергә тиеш”

Махсус хәрби операция зонасында иелебез мәнфәгатьләрен яклаучы ир-егетләребез туган якларына кыска вакытлы ялга кайта. Аларның якыннары һәм туганнары белән бергә булу, хәрби хезмәтләрен дәвам итү өчен көч алып китү мөмкинлекләре бар. Ялга кайткач алар туганнары белән генә түгел, авылдашлары, безнең белән дә очрашырга вакыт таба. Бу бик сөенечле. Кыска вакытлы ялга кайткан Айнурны (исеме үзгәртелде) кичә генә бөтен авыл белән озаттык. Туган якларында булган ике атна эчендә аны күреп сөйләшү бәхете безгә дә тиде.

“Бу юлны һәр егет үтергә тиеш”“Бу юлны һәр егет үтергә тиеш”
“Бу юлны һәр егет үтергә тиеш”


– Айнур, үзең белән безне таныштырып үтәле.
– Мин Буздәк районында тусам да, Чакмагыш җире миңа бик якын һәм кадерле. Әлеге хозур табигатьле районның М. авылында минем балачагым үтте. Мәктәп еллары, имтиханнар, беренче мәхәббәт... 9 сыйныфны тәмамлагач, Башкортстан аграр-технология колледжы филиалында гомуми төзелеш эшләре остасы һөнәрен үзләштердем.
– Белемеңне арттыру өчен тагын да югарырак уку йортына керү теләгең булдымы?
– Әйе, әмма, башта мин Ватаным алдында изге бурычымны үтәргә булды. Минемчә, һәр егет солдат каешын буып, аның юлын үтәргә тиеш. Армиядә хезмәт иткән егетләр элек-электән дәрәҗәле булган. 2017 елда мин РФ Кораллы Көчләренә юл тоттым һәм бер ел хәрби хезмәттә булдым.
– Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, чын ир-егетләр булып кайттың инде.
– Әйе, кайткач та туган авылымда авыл хуҗалыгына эшкә кердем. Татарстан Республикасының Яр Чаллы якларында да водитель булып бераз хезмәт салдым. Ләкин, Чакмагыш үзенә тартты – әйләнеп кайтып, авыл хуҗалыгында яраткан эшемне дәвам иттем
– Хәрби операция башлануны турында ишеткәч нинди уйлар кичердең?
– Ул хакта белү белән мин үземә туган илемне якларга барырга сүз бирдем. Үз-үземне моңа алдан әзерләп, бар көчемне тупладым. 2022 елның сентябрь аеннан хәрби хезмәткәр статусы алып, махсус хәрби операция зонасында бурычларымны үтим.
– Айнур, ялга ничә тапкыр кайттың?
– Туганнарым, якыннарым янына бу минем икенче тапкыр кайтуым. Алар мине һәрвакыт зарыгып көтеп ала. Без гаиләдә алты бала. Бер-беребезне хөрмәт итеп, авыр минутларда ярдәм итеп яшәргә өйрәнгәнбез. Бу ялга кайтканда мәктәпкә укучылар белән очрашуга бардым. Алар мине бик җылы кабул итте.
– Өйләнергә җыенмыйсыңмы соң әле? Сөйгән ярың бармы?
– Әйе, сөйгәнем Илвина белән (исеме үзгәртелде) без инде 3 ел очрашып йөрибез. Беренче тапкыр кыска вакытлы ялга кайткач мин аңа тәкъдим ясадым. Ул ризалыгын бирде.
– Айнур, әңгәмәң өчен рәхмәт. Махсус хәрби операция тиз арада тәмамланып, сиңа исән-имин туган якларыңа әйләнеп кайтып, сөйгән ярың белән кавышып, күркәм гаилә корып, бәхетле булуыңны телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас