ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 февраль 2024, 17:10

Рассада нык булып үссен өчен

Рассадалар нык булып үссен өчен, ашларга да онытмагыз, дип киңәш бирә Руниза Закирова.

Рассада нык булып үссен өченРассада нык булып үссен өчен
Рассада нык булып үссен өчен

Чәчәкләрне биогумус, HB 101 кебек органик препаратлар белән ашлыйм. Соңгысы бик озакка җитә. Бер тамчы препаратны бер литр суга салып сибәм. Шулай ук чәчәкләр өчен универсаль саналган ашламаны да кулланам. Помидор рассадаларына да биогумус препаратын файдаланам. Үсентенең беренче ике яфрагы чыккач, 3 литр суга 2 тамчы йод салып сибәм. Бу беренче тукландыру була. Ачык туфракка яки теплицага чыгарып утырткач, сөтле коктейль белән дә сыйлыйм. 10 литр җылы суга 1 литр сөт һәм 15 тамчы йод салам һәм шуны яфракларына һәрьяклап үткәзеп сибәм. Ул фитофторага каршы чара да булып тора. Бу коктейль белән җәй буена биш тапкыр тукландырырга кирәк. Сөтнең төп функциясе монда элпә хасил итү, йод шуның ярдәмендә помидор сабаклары һәм яфракларына ябышып кала. Шуның белән тәэсире дә озакка җитә. Сөт урынына савыт-саба юа торган сыекча да кулланырга була. Чыганак:https://vk.com/wall-214119016_6111

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас