– Евгений Александрович, сайлауларны оештыручылар белән очрашулар вакытында Сез «ИнформУИК» проектына зур игътибар бирәсез. Бу нәрсә белән бәйле?
– Һәрбер сайлауга, бигрәк тә илебез Президентын сайлау кебек мөһим чарага әзерлек барышында халыкка булачак сайлаулар турында мәгълүмат җиткерү, сайлаучыларның ничек тавыш бирә алуы турында аңлату бик мөһим. Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе шушы бурычны хәл итүгә юнәлтелгән «ИнформУИК» проектын эшкә кушты. Аны гамәлгә ашыру кысаларында республикада участок сайлау комиссияләренең төрле сәяси партияләрдән булган 11 меңнән артык әгъзасы йорт хуҗалыкларын йөреп чыга, кандидатлар, тавыш бирү ысуллары турында сөйли. Беренче көннәрдә йорт хуҗалыкларының 25 процентын йөреп чыгу нәтиҗәләре буенча гражданнарның 87 проценты сайлауга барачагын, тагы да 7 проценты мөгаен барачагы турында белдергән. Әгәр төрле математик модельләрдән чыгып исәпләсәк, Башкортстанда Русия Президентын сайлауда катнашучылар саны 84-87 процент дәрәҗәсендә булачак, дип фаразларга мөмкин. Моның өчен сайлаучыларга тавыш бирү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Әйтик, шул ук йорт хуҗалыкларының 25 процентында 74 процент очракта сайлаучыларның йортларны йөреп чыгучылар белән аралашуын исәпкә алганда, аларның 17-20 процент тирәсе өйдә тавыш бирергә теләк белдергән.
– Гомумән алганда, кешеләр участок сайлау комиссияләре әгъзаларының йортларга килүен ничек кабул итә?
– Бик яхшы кабул итә. Сайлау комиссияләре гражданнарга планлаштырылган обходлар турында хәбәр итү җәһәтеннән зур эш башкарды. Адреслы мәгълүмат бирүне яктыртуга киңкүләм мәгълүмат чаралары да актив кушылды.
Йортларны йөреп чыгучыларны брендлы киеме һәм сумкасы буенча җиңел генә танып була. Һәркайсының билгеләнгән формадагы участок сайлау комиссиясе әгъзасы таныклыгы бар. Күпчелек очракта гражданнар участок сайлау комиссиясе әгъзаларын ачык йөз белән каршы ала һәм алар белән теләп аралаша, сорауларга җавап бирә. Әлбәттә, төрле сәбәпләргә бәйле йортларны йөреп чыгучылар белән элемтәгә кермәгән гражданнар да бар. Ләкин алар бик аз.
– «Мобиль УИК» проектын гамәлгә ашыру гражданнарның электораль активлыгына ничек тәэсир итәчәк?
– Бер мисал китерәм. Узган ел төбәк һәм урындагы сайлауларда участок сайлау комиссияләре шундый ук «Мобиль УИК» пилот проекты белән эшләде, әмма күпкә азрак күләмдә. Һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары йорт хуҗалыклары буенча йөргән участокларда сайлауда катнашучылар саны узган сайлаулардагы электорат активлыгыннан 19 процентка югарырак булган. Бу сайлаучыларның булачак сайлаулар, тавыш бирүнең төрле формалары турында тулы мәгълүмат алуы белән бәйле. Гомумән, Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе, 2016 елдан башлап, гражданнарның актив сайлау хокукын гамәлгә ашыру өчен максималь мөмкинлекләр булдыру бурычын куя — бу өч көнлек тавыш бирү дә, «Мобиль сайлаучы» да, күзәтүчеләр тарафыннан абсолют контроль астында өйдә тавыш бирү дә, җәмәгатьчелек тарафыннан шундый ук контроль астында дистанцион электрон тавыш бирү дә.
– «Мобиль сайлаучы» механизмын кертү бу юнәлештә беренче мөһим адым булдымы?
– «Мобиль сайлаучы» механизмы очраклы рәвештә барлыкка килмәде. Практикада исәптән төшү турында таныклыкларны куллану кайбер кыенлыклар тудырды һәм күпсанлы шикаятьләргә сәбәпче булды. Мәсәлән, бу таныклыкны алу өчен теркәлү урыны буенча комиссиягә барырга кирәк иде. «Мобиль сайлаучы»ны кулланып исә, гаризаны яшәгән урын буенча бирергә һәм уңайлы урында тавыш бирергә мөмкин. Мәсәлән, республиканың күп кенә кешеләре илнең башка төбәкләрендә вахта ысулы белән эшли, яшьләр башка шәһәрләрдәге югары уку йортларында белем ала. Мондый сайлаучылар Күпфункцияле үзәккә, теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә, ә сайлау алдыннан — теләсә кайсы участок комиссиясенә килә һәм гариза бирә ала. Сайлаучыларның күпчелеге файдаланган гаризаны тапшыру ысулы — Дәүләт хезмәтләре порталы аша. «Мобиль сайлаучы» механизмы теркәлү урыны буенча үз сайлау участогыңнан исәптән төшәргә һәм илебезнең теләсә кайсы ноктасында, Русия Федерациясенең теләсә кайсы субъектында теләсә кайсы уңайлы участокка беркетелергә мөмкинлек бирә. Беренче тапкыр «Мобиль сайлаучы» механизмы 2017 елда урындагы сайлауларда сынап каралды, ә 2018 елда Русия Федерациясе Президентын сайлауда илебезнең 5 миллион 700 меңгә якын кешесе «Мобиль сайлаучы» кысаларында тавыш бирде. Башкортстан Республикасына килгәндә, ул вакытта 129 меңгә якын кеше тиешле гариза калдырган һәм аларның 107 меңнән артыгы тавыш биргән. Ягъни, «Мобиль сайлаучы» буенча электорат активлыгы 83 процент тәшкил иткән, бу Русия Федерациясе буенча уртача күрсәткечтән югарырак.
– Евгений Александрович, әңгәмә өчен рәхмәт, сайлаучыларга ниләр теләр идегез?
– Русия Федерациясе Президентын сайлау алдагы 6 елга иң мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга булып тора. Гамәлдәге механизмнар сайлау участогында, шул исәптән яшәгән урын буенча сайлау участогында («Мобиль сайлаучы»), шулай ук өйдә тавыш бирү, сайлаучыга үз ихтыярын белдерү һәм 2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында үзенә уңайлы булган урында тавыш бирү мөмкинлеге бирә.
ВСТАВКА
«ИнформУИК» — Русия Үзәк сайлау комиссиясенең сайлаучыларга Русия Президентын сайлаулар турында адреслы мәгълүмат бирү проекты, 2024 елның 17 февраленнән 7 мартына кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Башкортстан Республикасында участок сайлау комиссияләренең 11 меңнән артык әгъзасы сайлаучыларга тавыш бирү тәртибе һәм ысуллары, теркәлгән кандидатлар турында сөйләячәк, аларның сайлау участоклары кайда урнашканлыгы турында аңлатачак, сайлаулар турында барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
25 февральгә «ИнформУИК»ның йортларны йөреп чыгучылары республиканың гомум йорт хуҗалыкларының 62,5 процентында булган, 1 миллион 549 мең сайлаучы белән сөйләү уздырылган.
«Сез тавыш бирүдә катнашачаксызмы?» дигән сорауга сораштыруда катнашучыларның 89 проценттан артыгы уңай җавап биргән.
Аларның 13 проценты «өйдә» тавыш бирергә теләк белдергән, калганнары сайлау участогына барачаклары турында әйткән.