Ул 1990нчы елның 26 июнендә районыбыз авылларының берсендә дөньяга килгән. Авыл урта мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан аграр-технология колледжы филиалында гомуми төзелеш эшләре мастеры һөнәрен үзләштерә. 2009 елда армия сафларына юллана. Әрмәнстанда Русия Кораллы Көчләренең разведка гаскәрләрендә бер ел хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, авыл хуҗалыгында механизатор, инженер булып эшли.
Махсус хәрби операция башлану белән “Барс” ирекмәннәр батальоны белән Украина якларына юллана. Июнь аенда яраланып, туган якларына кайта. Бүгенге көндә “Док” яу яланнарында калган хәрби хезмәттәшләренә гуманитар йөк җыю һәм илтеп тапшыру буенча актив эшчәнлек алып бара. Гыйнвар аенда алар десантчылар белән акча җыеп, “Бастион” батальонына “ВАЗ 21 07” автомобиле һәм яугирләргә кирәкле башка мөһим әйберләрне илтеп тапшырган. “Хәрби кардәшләргә ярдәм хакына берләшкән барлык район халкына, аеруча муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, район хәрби комиссариатына, десантчылар берлегенә рәхмәт җиткерәм”, – ди яугир. Ул шулай ук үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә, махсус хәрби операциядә көрәшүче якташларга даими ярдәм итеп торучы “Барон”, “Батальон”, “Алга” кушаматлы туганнары кебек якын яудашларын телгә алды.
Бүгенге көндә командирлар хөрмәтен яулаган якташыбыз ал сызыкта көрәшүче яугирләр белән аралашып тора, яраланган хәрбиләргә медикаментлар илтү буенча актив эшчәнлек алып бара. Март ахырында чираттагы гуманитар йөк белән яугирләр янына юл тотарга исәплиләр. “Док” сүзләренчә, хәрби кардәшләре янына бу аның бишенче тапкыр баруы булачак. Уңышлар телик!