Пөхтә итеп җыештырылган, чәчәк-гөлләргә күмелгән йортта бәлеш исләре чыккан. Иң кадерле кешеләрен котларга Әминә әбинең балалары, оныклары җыелган. Без килеп кергәндә Әминә әби тәрәзәдән төшкән язгы кояш нурына иркәләнеп, мәчет манарасына карап утра иде. Күрше йортта мәчет урнашкан. “Шушы ихатага 1947 елда килен булып төшкән идем. Алты бала үстердем. Алтысында да 60 бәла булды, барысын да аякка бастырып, кеше иттек”, – дип хәтирәләренә бирелеп утыра иде йөзъяшәр.
Әминә Гыйниятулла кызы Аблай авылында күп балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Тормыш юлларында ул революцияне дә каршылый, коллективлашу, репрессия елларын да, Бөек Ватан сугышын да хәтерли. Сугыш ветераны Гайнислам белән гаилә корып, алты балага гомер бирәләр.
Әминә әби “Герой ана” медале иясе, Бөек Ватан сугышының 60, 65, 70-еллык медальләре белән бүләкләнгән. Тыл һәм хезмәт ветераны.
Бүгенге көндә Әминә әбинең өч баласы исән: 85 яшьлек кызы Флүрә Кушнаренко районында яши, 75 яшьлек улы Венер – Югары Яркәйдә, 67 яшьлек кызы Вәсилә – Уфада гомер кичерәләр. Әминә әби килене Фәния тәрбиясендә, янында Лүзә килене дә, кызларына кунакка йөри. Аеруча кызлары бәхетле. «Үзебез инде өлкән әбиләр булсак та, бала булып йөрибез», – диләр.
Әминә әби бүген дә үз зиһенендә, язгы кояшка сөенеп, матур булып утыра. Безгә тормыш юлын да сөйләп бирде. Кыенлык белән булса да, бар сүзе дә аңлашылып тора. “Мин балаларымнан бик кәнагәть. Аллага шөкер, дип торам. Ашка-суга интекмибез, барлыкта, муллыкта яшибез. Балаларым күтәреп кенә йөртә. Һәммәгезгә дә эш бәхетләре бирсен Ходай Тәгалә, оҗмах кебек дөньяларда яшәгез”, – ди Әминә әби.
Гасыр яшьтәшен олуг юбилее белән котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та килде. Ул йөзъяшәр әбигә ныклы тазалык, тыныч тормыш теләп, Президентыбыз В.В.Путинның Котлау открыткасын һәм шәхсән үзеннән бүләк тапшырды. “Ватаныбызга, республикабызга багышланган күпъеллык намуслы, фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сезгә, якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, тән сихәтлеге, алга таба да озын, имин, бәхетле тормыш телим», – диелгән котлауда. Илебез тынычлыгы хакына дога да укып алды Әминә әби. Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, Киндеркүл авылы клубы мөдире Раушания Гәрәева җырлар бүләк итте.
Әминә әбинең бер дә тик утырып торасы килми. Әле дә йөгереп йөрисе, пыр туздырып эшлисе килә. “Тик булмый инде хәзер, – ди әле янында торучы килене Фәния апа. – Әнинең җылысында шундый рәхәт. Балачакка кайткандай булабыз. Әнине кадерли алуыбызга бик сөенәбез. Исән генә булсын! Ул безгә бик кирәк!”