ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
28 Февраля 2024, 10:50

Патриотлык темасына багышланды

Сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елы

Патриотлык темасына багышландыПатриотлык темасына багышланды
Патриотлык темасына багышланды


Агымдагы ел республикабызда Сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елы билгесе белән үтә. Шушы уңайдан безнең районда да күп төрле чаралар оештырыла. Күптән түгел Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә үткән “Без патриотлар” спорт-күңел ачу турниры да – шундыйларның берсе. Рыцарьлар турниры исеме белән ел саен үткән бу чарага район биләмәсендә яшәүче сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган һәм инвалидлыкка ия малайлар һәм үсмерләр чакырыла.
Илебездә хәрби дан ае буларак кабул ителгән февраль аенда үткәрелгән быелгы чара ватанпарвәрлек темасына багышланды. Патриот ул – туган иле белән горурланучы, аны яратучы, сакларга әзер булучы, илендә яшәгән барлык милләт вәкилләрен дә тигез күрүче кеше дип билгеләнде бәйрәм барышында. Турнирга килүче яшь райондашларыбызны сәламләп, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова аларны үз Ватаныбызның патриотлары булырга өндәде һәм турнирда уңышлар теләде. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова спорт белән дуслашырга омтылышы булган малайлар белән үсмерләрне биредә эшчәнлек алып барган түгәрәкләрдә махсус программалар буенча шөгыльләнергә һәм ГТО спорт комплексының махсус нормативларын тапшырырга чакырды.
Турнир барышында балалар төрле ярышларда катнашып, үз сәләтләрен ачтылар. Алар өч командага бүленделәр һәм разминка барышында күнегүләр эшләп, “Иң җитезе”, “Иң игътибарлысы”, “Күчеш-переправа”, “Иң елгыры” ярышларында катнаштылар. Малайлар һәм үсмерләр барлык биремнәрне лаеклы үтәп кенә калмадылар, үз осталыкларын, сәләтләрен дә ачтылар, үз-үзләренә булган ышанычларын арттырдылар. Чара барышында алар Балалар сәнгать мәктәбе, балалар модельле китапханәсе, иҗат үзәге, Чакмагыш гимназиясендәге “Үсеш ноктасы” белем үзәгенең “Аэродизайн” берләшмәсе хезмәткәрләре алып барган иҗади мәйданчыкларда, осталык сәгатьләрендә теләп катнаштылар. Әйткәндәй, аларның һәркайсының эшчәнлеге ватанпәрвәрлек һәм хәрби тематикага багышланган иде.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм район мәдәният йортында вокал төркемендә музыка, хореография һәм җыр сәнгате белән шөгыльләнгән малайлар-кызларның чыгышлары да алда әйтеп үтәлгән патриотлык темасына багышланып, чараны ямьләде.
Рыцарьлар турниры командалар арасындагы ярыш формасында үтте. Барлык командалар да иң яхшы спорт сыйфатларын дәлилләп, җиңүгә омтылды. Әлбәттә, катнашучыларның һәркайсы да югары бүләккә лаек иде һәм ярыш дуслык җиңүе белән тәмамланды. Спорт уеннарында актив булулары өчен барлык командалар әгъзаларына медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә иң мөһиме – әлеге чарада бер бала да уен-ярышлардан читтә калмый, күмәк эшкә кушылды, бердәмлек рухын тоеп, күңел ачты. Турнир чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әверелде.
Чара барышында балаларның әти-әниләре районның Гаилә үзәге хезмәткәрләреннән социаль мәсьәләләр буенча консультацияләр дә алу мөмкинлегенә ия булды.

Патриотлык темасына багышланды
Патриотлык темасына багышланды
Патриотлык темасына багышланды
Патриотлык темасына багышланды
Патриотлык темасына багышланды
Патриотлык темасына багышланды
Патриотлык темасына багышланды
Патриотлык темасына багышланды
Патриотлык темасына багышланды
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас