Хәрби әзерлек дәрәҗәсен сынаган бу чарада район мәктәпләренең югары сыйныфлар укучылары катнаша. Быелгы “Аҗаган” уеннары Рапат урта мәктәбе базасында үтте. Ярыш-уеннарда үсмер егетләр һәм кызларны берләштергән 13 команда көч сынашты. Аларның һәркайсы тугыз төрле ярышның биремнәрен үтәде. Егетләр һәм кызлар стройда йөрү тәртибе, Ватаныбызның данлы тарихы буенча сынаулар үтте, санинструкторлар, яшь янгын сүндерүчеләр, төз ату, гражданнар оборонасы, көч таләп иткән күнекмәләр, автоматны сүтеп-җыю, граната ыргыту кебек ярышларда үз осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтте. Һәр үтелгән этап өчен командаларга баллар билгеләнде. Барлык сынаулар үтәлгәннән соң, ярышларга йомгак ясалды. Уен нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган Чакмагыш гимназиясе коллективы җиңүче булды. Үрнәк урта мәктәбе командасы икенче урынны, Яңа Балтач урта мәктәбе укучыларын берләштергән команда өченче урынны яулады. “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарын югары дәрәҗәдә оештырып үткәрүгә район мәгариф бүлеге, Рапат урта һәм район мәктәпләре укытучылары, Балалар иҗат үзәге һәм ДОСААФ оешмасы коллективлары хезмәткәрләре зур тырышлык салды. Күркәм традиция буенча районда берничә дистә ел дәвамында оештырылып килгән мондый хәрби уеннар яшь райондашларыбызның Ватанны саклауга югары әзерлек дәрәҗәсен тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә. Әлеге вакытта илебез бәйсезлеге өчен барган махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә дә, хәрби чыныгуны Русия армиясе сафларында үткәндә дә, райондаш егетләребез һәрчак алдынгылар исемлегендә телгә алына, батырлыклары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнә, хәрби частьлардан аларның туган йортларына һәм белем алган мәктәпләренә Рәхмәт хатлары еш килә.