ИГЕНЧЕ
+22 °С
Ясно
Новости
29 Февраля 2024, 09:50

Атом-төш көчләре тулы әзерлек дәрәҗәсендә

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Мөрәҗәгате барышында илнең атом-төш көчләре тулы әзерлек дәрәҗәсендә тора, дип хәбәр итте.

Атом-төш көчләре тулы әзерлек дәрәҗәсендәАтом-төш көчләре тулы әзерлек дәрәҗәсендә
Атом-төш көчләре тулы әзерлек дәрәҗәсендә


Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, алышлар вакытында “Циркон” гипертавышлы ату комплексы кулланылган да инде, шулай хәрби операция бурычларын үтәгәндә “Кинжал” комплексы да уңышлы файдаланылган.
“Бу система инде сафта. Шулай ук “Авангард” һәм “Пересвет” комплекслары да кораллануда тора, “Буревестник”ны сынау тәмамлану алдында. Хәрби көчләргә “Сармат” ракеталары тапшырылды, озакламый Русия аларны хәрби шартларда, гаскәрләр урнашкан районнарда күрсәтәчәк”, – диде В.В.Путин.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас