ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 февраль 2024, 09:15

Бүген Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәк

Бүген Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәк. Традиция буенча чарага хөкүмәт әгъзалары, депутатлар һәм сенаторлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырыла. Быел, узган елдагы кебек үк, кунаклар арасында махсус операциядә катнашучылар да булачак.

Бүген Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәкБүген Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәк
Бүген Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәк


Владимир Путин үз мөрәҗәгатендә илдәге хәлләргә бәя бирәчәк, эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгеләячәк. Федераль Җыенга юлламада Русиянең алдагы алты елга бурычлары яңгыраячак.
Туры эфирны 14.00 сәгатьтә түбәндәге ссылка буенча карарга мөмкин:
https://www.1tv.ru/sobytiya/vystupleniya-prezidenta-rossii/poslanie-federalnomu-sobraniyu/poslanie-vladimira-putina-federalnomu-sobraniyu-2024

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас