Ватанны саклаучылар көнендә Каразирек авылы мәдәният йорты фойесында махсус хәрби операция зонасында гаскәри бурычларын үтәгәндә батырлык үрнәкләре күрсәтеп һәлак булган каһарман якташлары Рәмзил айрат улы Әһәлетдинов белән Данил Венер улы Вәлиевның якты истәлекләрен мәңгеләштерүче такталар урнаштырылып ачылды. Бу уңайдан үткәрелгән хәтер һәм кадер кичәсендә муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координа торы, муниципаль район Советы депутаты Резеда Зәкәрия кызы Ильясова, “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, Каразирек авылы старостасы, крәстиян фермер хуҗалыгы башлыгы Вадим Әгъләм улы Әхмәтов, һәлак булган яугирләрнең әти әниләре Минсара һәм Айрат Әһәлетдиновлар, Әнүзә Вәлиева, Тозлыкуш урта мәктәбенең Шәйморатов исемендәге классы укучылары, авыллар халкы, мәрхүм яугирләрнең туганнары һәм якыннары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны Каразирек мәдәният йортының художество җитәкчесе Розалия Сәхи кызы Гафарова ачты һәм алып барды. Иң тәүдә һәлак булган яугирләрнең тормыш юлларына байкау ясалды. Данил Вәлиев районыбыздан махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең иң тәүгесе булды. Ул Нефтекама шәһәрендә туган, артабан гаиләләре Каргалы авылына кайтып төпләнгәч, биредә үскән. Каразирек урта мәктәбендә тырыш укучылар ның берсе булган, кечкенәдән техникага тартылган. Аның артабан укуын 85 санлы һөнәр челек училищесында дәвам итүе табигыйда. Аны “Машина трактор паркын хезмәтләндерү буенча мастер” белгечлеге буенча тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайта, тимер юл монтеры булып эшли. 2013 елда контракт буенча хезмәткә күчә, Алкино поселогындагы инженер-саперлар бригадасында өлкән механик-водитель була. Махсус хәрби опе рация башлангач, беренче көннәрдән үк анда катнаша. Авыр көрәшләрнең берсендә, батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күр сәтеп, 2022 елның 25 мартын да һәлак була. Гәүдәсе әнисе туып үскән Таскаклы авылында олы хөрмәт белән җирләнде. Һәлак булганнан соң якташы бызның батырлыгы Каһарманлык һәм Шәйморатов орденнары белән бүләкләнде. Рәмзил Айрат улы Әһәлетди нов 1977 елның 4 октябрендә Баймак районы Актау авылын да дөньяга килгән. Тырыш, максатка омтылучан егет урта мәктәптән соң Башкортстан дәү ләт педагогия университетының физика-математика факульте тына укырга керә. 1996 елда армия сафларына чакырыла, кече сержант званиесендә де мобилизацияләнеп кайтканнан соң Сибай шәһәрендә води тель булып эшли. Гаилә кора, ике ул үстерәләр, Баймак шәһәрен дә гомер кичерәләр. 2016 елда әтисе Айрат Әнүс улы туып үскән Каразиреккә кайтып төпләнәләр. Рәмзил район кулланучылар җәмгыятендә җаваплы хезмәткәр булып таныла. 2023 елның 1 апрелендә контракт белән Миңлегали Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итә башлый. Хәрби әзерлек үтеп, иң кызу алыш барган махсус операция зонасына юнәлә. 2023 елның 19 июнендә батырлык үрнәкләре күрсәтеп, тиңдәшсез алышта гомерен корбан итә. Каразирек авылы зиратында җирләнде. Батырлыгы үзе үлгәннән соң Каһарманлык ордены белән бәһаланылды. Каһарман егетләребез истәлеген бер минутка тын калып хөрмәтләгәннән соң Рәмзил Айрат улы Әһәлетдинов истәлеген мәңгеләштерүче такта өстеннән ак япманы каһарман яугирның әтисе Айрат Әнүс улы белән муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Данил Венер улы Вәлиевныкыннан – әнисе Әнүзә Фәндүз кызы белән “Победа” кооператив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов ачтылар. Яугирләрнең тактаташлары астына куелган өстәлгә кәнәфер чәчәкләре салынганнан соң чыгышлар башланды. Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов илебез мәнфәгать ләрен яклап башсалган яугирләребезнең даны үлемсез булуын, аларның якты истәлеге һәрчак күңелләрдә сакланачагын белдерде. Үзе дә махсус хәрби операциядә катнашучы ике ул әтисе буларак, ул яугир якташларыбыз һәм аларның якыннары турында хәстәрлек район хакимиятенең дә, барлык җәмәгатьчелекнең дә намус эше булып калуын дәлилләде. Ватан сакчылары җәмгыятенең социаль координаторы Резеда Зәкәрия кызы Ильясова да ике улының махсус хәрби операциядә ил намусын яклавы турында сөйләде, батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт белдереп, аларга сабырлык те- ләде, бүген алгы сызыктагы як ташларыбызның җиңү яулап, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларына өметләребез акла начагына ышандырды. “Победа” хуҗалыгы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов батыр ир-егетләребезнең истә леген мәңгеләштерү җәһәтендә күрелүче чаралар турында сөйләде, үзенә теләктәшлек белдерүче Вадим Әхмәтов белән бер гәләп киләчәктә дә каһарманнар һәм аларның гаиләләре турында даими хәстәрлек күр сәтеп торачакларын вәгъдә итте. Газиз улын һәм кадерле абыйсын онытмаулары, һәрчак хәстәрлек күреп торулары өчен муниципаль район хакимиятенә һәм кооператив-колхоз ида рәсенә рәхмәт хисләре белән Данил Вәлиевның әнисе Әнүзә Фәндүз кызы һәм Рәмзил Айрат улының сеңлесе Рәзилә Айрат кызы чыгыш ясадылар. Батыр якташларыбызга хәтер тактала ры ачу тантанасын район мәдәният йорты хезмәткәре, авыл дашлары Рузил Гафаров “Туган якка кайтып барышым” җыры белән йомгаклады. Артабан каһарман яугирләр истәлегенә спорт залында волейбол турниры үтте. Анда Имәнлекул, Чакмагыш, Иске Калмаш һәм Каразирек авылларыннан җиде команда көч сынашты. Киеренке алышларда имәнлекуллылар беренче, Каразирек ветераннары коман дасы икенче, “Транснефть” җәмгыяте командалары өченче призлы урыннарны яулады. Чакмагышлылар дүртенче, каразиреклеләр бишенче, иске- калмашлылар алтынчы, Каразирек яшьләре командасы җиденче урыннарны бүлеште. Чараларны үткәрүдә иганә ярдә мен “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы (идарә рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов) белән крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Вадим Әгъләм улы Әхмәтов күрсәтте.