ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 февраль 2024, 09:25

Дәүләт хәстәрлеген тоеп

Илебездә күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча актив сәясәт һәм күләмле эшчәнлек алып барыла.

Дәүләт хәстәрлеген тоепДәүләт хәстәрлеген тоеп
Дәүләт хәстәрлеген тоеп

Русия Федерациясе Конституциясендә дә “Әниләр, балалар һәм гаиләләр дәүләт яклавында тора”, – дип язылган. Һәм шушы җәһәттән илдә, республикада гамәлгә ашырылган дәүләт ярдәме чаралары бу сүзләрнең кәгазьдә генә калмавын ачык дәлилли. Күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатында илдә “Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” программасы кабул ителеп, байтак еллар дәвамында гамәлгә ашырыла.
Ил Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән агымдагы елда әлеге программа буенча районыбызда яшәүче ике күп балалы гаилә торак шартларын яхшырту мөмкинлегенә ия булды. Йорт-фатир сатып алу яки шәхси торак төзү өчен социаль түләүгә хокук биргән сертификатларны күп балалы әниләр – район үзәгендә яшәүче Айгөл Сәетнияз кызы Нәфыйкова белән Рәҗәп авылыннан Алия Фән кызы Ситдиковага муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды. Ул өч һәм биш бала тәрбияләүче хөрмәтле әниләрне шушы мөһим вакыйга һәм якынлашып килгән язның тәүге бәйрәме белән котлап, яңа торакта бәхетле тормыш, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. “Сезнең йортларыгызда һәрчак тынычлык, бәхет һәм шатлык хакимлек итсен”, – диде һәм әниләре белән бергә сертификат алырга килгән балалар белән дә әңгәмә корып, аларның тормыш-көнкүреше, мәктәптә укулары һәм балалар бакчасындагы шартлар, спортның кайсы төрләре белән шөгыльләнүләре турында сөйләште. Әниләр белән сөйләшү вакытында гаиләләргә янә нинди ярдәм чаралары таләп ителүе хакында сүз барды.
Ил, республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан зур гаиләләре турында күрелгән хәстәрлекнең үзләре өчен бик тә мөһим булуын билгеләп, мәктәп һәм балалар бакчасы яшендәге өч ул, ике кыз тәрбияләүче Алия Ситдикова бу көн алар өчен бик тә шатлыклы булуын әйтте һәм район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы белән хакимият хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул әлеге дәүләт ярдәме чикләрендә бүленгән акчага яңа йорт сатып алырга ниятләүләре турында белдерде. Өч бала әнисе Айгөл Нәфыйкова исә әлеге акчаны күптән түгел сатып алынган фатир өчен ипотека түләүләренә юнәлтәчәкбез диде.
Без дә аларны шушы шатлыклары белән ихлас котлап, яңа торакта гаилә иминлегендә, балалар шатлыкларын гына күреп, аларга лаеклы тәрбия биреп үстереп, бәхетле гомер кичерүләрен телибез.

Дәүләт хәстәрлеген тоеп
Дәүләт хәстәрлеген тоеп
Дәүләт хәстәрлеген тоеп
Дәүләт хәстәрлеген тоеп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас