ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 февраль 2024, 11:20

Экологик һәм табигатьне саклау проектлары фонды булдырылачак

Владимир Путин, Федераль Җыенга юллама белән чыгышында Русиядә Экологик һәм табигатьне саклау проектлары фондын булдыру тәкъдимен ясады. Ил җитәкчесе билгеләп үтүенчә, башта аның грантларының гомуми күләме елына 1 млрд сум тәшкил итәчәк.

Экологик һәм табигатьне саклау проектлары фонды булдырылачакЭкологик һәм табигатьне саклау проектлары фонды булдырылачак
Экологик һәм табигатьне саклау проектлары фонды булдырылачак

 Моннан тыш, президент аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау, сирәк һәм юкка чыгуга дучар булган үсемлекләр һәм җәнлекләр төрләрен саклау буенча эшчәнлекне дәвам итү турында сөйләде. Ул җәрәхәтләнгән һәм конфискацияләнгән кыргый җәнлекләрне реабилитацияләү үзәкләре челтәрен ачуны тәкъдим итте.

Чыганак: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.

Илсөяр Гайсина фотосы.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас