“Мәдәниәт, гореф-гадәтләр, тарих һәм рух ныклыгы кебек кыйммәтләр мәхәббәт, үзара ярдәм һәм ышаныч кебек үк, гаиләдә буыннардан-буыннарга тапшырыла”, – диде Президент.
Владимир Путин гаиләнең төп билгеләнеше – балалар табу һәм үстерү, кешелек тормышын дәвам итү, димәк, тоташ күпмилләтле халыкның яшәвен тәэмин итү, дип билгеләде.
“Без әхлак кануннарын һәм гаилә институтын аңлы рәвештә җимергән илләрдә нәрсәләр булганын күреп торабыз. Аларда тоташ халык һәм милләтләрне юкка чыгуга таба этәрәләр. Ә без тормыш-яшәешне сайлыйбыз. Русия һәрчакта традицион кыйммәтләр ныгытмасы булды һәм булып кала, кешелек цивилизациясе нәкъ шул кыйммәтләргә нигезләнә. Безнең карашны дөньядагы күп кешеләр, шул исәптән көнбатыш илләрдә яшәүче миллионлаган гражданнар да уртаклаша”.