ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 февраль 2024, 05:45

Хатын-кыз иңнәрендә — милләт язмышы

Чакмагыш үзәк китапха нәсендә «Хатын-кыз – милләт анасы» VIIIнче Бөтенрусия конкурсының муниципаль этабы финалистлары белән очрашу үткәрелде.

Бәйгенең муниципаль этабы финалистлары, милләтебез киләчәге өчен җан атып йөрүче мөхтәрәм ханымнар, дөньяны ямьләндерүче хатын-кызлары быз – хөрмәтле аналар әлеге чараның төп кунаклары булды. Районыбызның горурлыгы, йөзек кашлары булырдай хатын кызларыбызны тәбрикләү өчен муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, финалистларның җитәкчеләре һәм коллегалары килде. Светлана Фларис кызы Шакирова «Хатын-кыз – милләт анасы» конкурсының муниципаль этабы финалистларын сә- ламләп, һәркайсына аерым тукталып, алар белән таныштырып үтте. Финалга чыгучы гүзәл ханымнар Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина, Люция Рәшит кызы Миңниярова, Юлия Гайнислам кызы Хәкимова, Айсылу Дамир кызы Такыянузова, Ләлә Рафат кызы Шәймәрдәнова, Гөлфия Рәдиф кызы Потапова, Раушания Илшат кызы Гәрәева, Резеда Мөнәвир кызы Төхвәтуллина, Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова, Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова, Лүзә Фәнил кызы Тимашева, Зөлфия Финал кызы Сәбгыянова, Эльвина Илдар кызы Яхина, Лида Сәгыйть кызы Шәяхмәтова, Йолдыз Марат кызы Шакировага бик күп җылы сүзләр, матур теләкләр әйтелде. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова аларның һәркайсын финалга чыгулары белән котлап, алда да уңышлар теләде. Районыбызның башкорт хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, 2020 елда «Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсы җиңүчесе Резидә Зәкәрия кызы Ильясова быелгы «Хатын-кыз – милләт анасы» бәйгесенең нәтиҗәләре турында тулырак бәян итте һәм аның тәртибе белән таныштырып, төпле киңәш-теләкләрен җиткерде. “Арагызда кемнәрнең уллары махсус хәрби операциядә – сабырлыклар телим. Ә инде конкурста катнашуга килгәндә, әгәр берәрегез бүләкле урын сыз калса – зинһар, борчылмагыз. Чөнки катнашучылар бик күп, шуңа күрә бу – иң мөһиме түгел. Сезнең Бөтенрусия конкурсының финалына чыга алуыгыз да – зур казаныш”, – дип билгеләде Резидә Зәкәрия кызы. Әлеге бәйгенең финалисты – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәт кәре Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова хатын-кыз, ана турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укып ишеттерде һәм конкурста катнашучы улларын махсус хәрби операциядән көтүче гүзәл затларыбызга сабырлык, түземлелек теләп, догалар укып, якыннарының исән-сау кайтуларын теләп торырга чакырды. Мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Алия Фаил кызы Сәитова да, финалистларны тәбрикләп, асыл зат булудан тыш, хатын-кызга җәмгыятьтә, гаиләдә дә бик күп вазыйфаларны үз өстенә алырга туры килүен, хәзерге заманда, гомумән, барнәрсәнең тоткасы да хатын-кызда булуын ассы зыклады. “Хатын-кыз ул – дөнья һәм гаилә тоткасы. Гаиләдә хатын кыз рухи яктан көчле, төпле икән – аның балалары да тәртипле, ир-ат та көчле, гомумән, гаиләсе имин була. Бик күп гаиләләр, хатын-кызлар белән аралашырга туры килә. Күбегезне беләм, күбегез белән аралашырга туры килгәне бар. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, район хәл-вакыйгаларында катнашып, бөтенесенә дә ярдәм кулыгызны сузып, йөрәк җылыгызны бүлеш кәнегез өчен сезгә рәхмәт бел дерәм. Әйтик, укучыларга, яшьләргә үрнәк итеп күрсәтерлек кешеләр булуы да зур таяныч. Йөрәкләрегездә янган ялкын чаткылары беркайчан да сүнмәсен, алар киләчәк буынга да тапшырылсын, сезнең кебек кешеләр күбрәк булсын иде. Киләчәктә дә сезгә озын гомер, бәхетле тигез тормыш, балаларын махсус хәрби операциядән көтүче аналарга илебезнең чын патриотларын үстергәннәре өчен рәхмәт белдерәм һәм сабырлык, имин, бәхетле картлык, җан тынычлыгы телим”, – диде ул биредә җыелган хатын-кызларга ихлас күңелдән котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп. Бәйгенең финалисты Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина да, шушы чараны оештыручыларга, конкурста катнашучыларга рәхмәт әйтеп: “Матур Баш кортстаныбызда яшәеш шулай күркәм булып дәвам итсен иде. Барыбызга да сау-сәламәт булып, балаларыбызның яхшы хәбәрләрен генә ишетеп, шушындый күркәм бәйрәмнәрдә генә очрашып, районыбызны данлап, гөрләтеп, эшләребез белән ямьләп яшәргә язсын”, – дигән җылы теләкләрен җиткерде. Чара дәвамында Айсылу Та кыянузова, Юлия Хәкимова, Нәфисә Әшәрәпова башкаруын да яңгыраган моңлы җырлар очрашуны тагын да ямьләндерде һәм бизәде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас