Студентлар ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлмәсе, офтальмолог, хатын-кызлар консультациясе, хирургия, прививка ясау кабинеты, медицина профилактикаласы бүлмәсе, участок терапевтлары кабинетлары балалар консультациясендә булды. Аларга табиблар эшчәнлеген күзәтергә, поликлиникада урнашкан заманча технологияләр һәм пациентлар өчен тудырылган уңай шартлар белән танышырга мөмкинлек бирелде. 3-4 курс студентлары дәвалану стационарында да булды.
Чараның икенче өлешендә поликлиниканың киңәшмәләр залында студентлар белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев очрашты.
Хакимият башлыгы районның социаль-икътисади хәле, казанышлар һәм проблемалар, район үзәк дәваханәсенә эшкә урнашырга теләүчеләрне яклау һәм өметле проектлар турында сөйләде.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Латыйпова муниципалитетның нинди белгечләргә мохтаҗ булуын атады, “Земский доктор” программасында катнашу шартлары, яшь белгечләргә ярдәм чаралары, яшәү шартларын яхшырту программалары турында бәян итте. Бүгенге көндә “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында районда 10 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, сәламәтлек саклау учреждениеләренең җиһазлары яңартылып тора. Халыкны кабул итү һәм дәвалау өчен уңай шартлар тудырыла.
Әңгәмә ахырында Реканс Фәнил улы сәламәтлек сагында торучы хезмәткәрләргә аерым игътибар бирелә, дип студентларны туган якларына эшкә кайтырга чакырды.
Әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Туймазы медицина колледжында районыбыздан 45 студент белем ала.