ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 февраль 2024, 11:15

Русия Президенты Владимир Путин бюджет өлкәсендә хезмәт хакын түләүне камилләштерергә кушты

Ил җитәкчесе Хөкүмәткә 2025 елда Русия субъектларының сынау проектлары кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүнең яңа моделен эшләргә кушты.

Русия Президенты Владимир Путин бюджет өлкәсендә хезмәт хакын түләүне камилләштерергә куштыРусия Президенты Владимир Путин бюджет өлкәсендә хезмәт хакын түләүне камилләштерергә кушты
Русия Президенты Владимир Путин бюджет өлкәсендә хезмәт хакын түләүне камилләштерергә кушты

 

«Бюджет өлкәсендә хезмәт хакын түләүне камилләштерергә, монда эшләүче белгечләрнең керемен арттыруга ирешергә», – диде Путин.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә дә хезмәт хакы күләме төрле. Бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең керемнәре, хәтта күрше төбәкләрдә дә, шактый аерыла.
«Шул ук вакытта укытучының яки табибның эше барлык төбәкләрдә бертөрле катлаулы һәм бик җаваплы. Һәм төбәкләрдә хезмәт хакларында шундый зур аерма булу гадел түгел», – диде дәүләт башлыгы.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас