Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, барысы бергә, иңгә-иң куеп, бер уртак Ватан өчен көрәшәләр. "Без барыбыз да – Русия гражданнары. Азатлыгыбызны, тыныч һәм лаеклы тормышка хокукыбызны бергәләп яклаячакбыз. Үзебез һәм үзебез генә үз юлыбызны билгеләргә. Ил алдында торган бурычларны безнең дөньяга карашыбыз, гореф-гадәтләребез һәм балаларыбызга тапшырачак ышануларыбыз нигезендә хәл итәргә», – диде Владимир Путин.
Русия президенты белдерүенчә, суверенитетны саклау һәм ныгыту эшчәнлге бүген барлык юнәлешләр буенча бара. Тәүге чиратта, фронтта, анда яугирләребез фидакарьлек күрсәтә. "Барлык бүгенге көндә Ватаныбыз өчен көрәшүчеләргә рәхмәт белдерәм. Бөтен халык сезнең батырлыгыгызга баш иеп, һәлак булганнарны искә ала. Русиянең һәлак булган геройларны һәрвакыт хәтерләрдә сакланачак", – дип билгеләп үтте ил Президенты, чыгышын бер минут тынлык игълан итеп.
Башинформ хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин якындагы 6 елга ил үсеше стратегиясен тәкъдим итәчәк.
Чыганак: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.