+22 °С
Яңгыр
“Без бергә” дип аталган күркәм чарада муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, “БР Ватанны салаучылары” дәүләт фондының социаль координаторы Резида Зәкәрия кызы Ильясова, Яшьләр үзәге директоры Лиана Рифир кызы Хәбибуллина, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның якыннары, туганнары, әфган сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары башкаруындагы җыр-биюләр, нәфис сүз осталары чыгышлары яугирләрнең әти-әниләренә, туганнарына олы хөрмәт булып иреште, күңелләрен күтәрде. Бу хакта тулырак киләсе санда таныша аласыз.