ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
1 март 2024, 14:00

Помидорны «кытыкларга» кирәкмени?!

Бакчачы блогер Эльмира Исхакова болай ди: Әйе, кирәк. Үсенте тәрәзә төбендә идеаль шартларда үсә: аңа җил-яңгыр тими, һава температурасы кискен алышынмый.

Помидорны  «кытыкларга» кирәкмени?!Помидорны  «кытыкларга» кирәкмени?!
Помидорны «кытыкларга» кирәкмени?!

Шулай булгач үсемлекләр үзләренә ныклык кирәген “аңламыйча” үсә дә үсә… Ә инде урамга “чыккач”, аларга зур гына стресс кичерергә туры килә. Шуңа күрә үсентеләрне акрынлап кына үзләрен көткән шартларга җайлаштыру ягын карарга кирәк. Аларны чыныктыру яки җилләтү зарурилыгына шаккатмыйбыз бит, шуңа күрә үсенте очларын җиңелчә генә «кытыклау» да гаҗәпкә салмаска тиеш. Шулай ук үсентеләрне, җил искәнгә охшатып, кул белән даими сыйпаштырып торырга да мөмкин. Болай эшләгәндә, үсенте, тамырларны һәм сабакны ныгытырга, дигән сигнал ала. Сүз уңаеннан, сәнәгать теплицаларында бу максаттан көчле җилләткечләр файдаланалар. Чыганак:https://vk.com/wall-108059954_10458

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас