ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
1 март 2024, 05:45

Республика бердәм ачык ишекләр көненә кушылдылар

Кичә “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы!” дип исемләнгән республика бердәм ачык ишекләр көненә районыбыз мәктәпләре дә кушылды.

Республика бердәм ачык ишекләр көненә кушылдыларРеспублика бердәм ачык ишекләр көненә кушылдылар
Республика бердәм ачык ишекләр көненә кушылдылар


Гимназия, Чакмагыш беренче урта, Үрнәк, Юмаш урта мәктәпләрендә башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда белем алган укучыларның ата-аналары балаларны тукландыруны оештыру процессы һәм меню белән таныша алдылар һәм ашханәне карадылар. Бу көнне укучыларны тукландыруны оештыру процессы буенча кызыксындырган сорауларга да җавап алырга мөмкинлек булды.
Республика күләмендә “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы!” исеме белән үткән бу көн мәктәпләрдә тукландыруны тагын да яхшырак һәм һәркем танышырлык-күрерлек итеп оештыруга мөмкинлек ачты.

Республика бердәм ачык ишекләр көненә кушылдылар
Республика бердәм ачык ишекләр көненә кушылдылар
Республика бердәм ачык ишекләр көненә кушылдылар
Республика бердәм ачык ишекләр көненә кушылдылар
Республика бердәм ачык ишекләр көненә кушылдылар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас