Билгеле булуынча, илнең киләчәген төзүдә үсеп килүче буынның зур әһәмияткә ия булуын күз уңында тотып, “Газпром” оешмасы җитәкчелеге балалар һәм үсмерләр үсешенә, сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруга аеруча зур игътибар бүлә. Бу оешма ярдәмендә гамәлгә ашырылган төп социаль проектларның берсе – “Газпром – балаларга” проекты. Аның максаты – балалар һәм үсмерләрнең интеллектуаль, рухи һәм физик үсеше өчен яхшы шартлар булдыру, аларның мөмкин кадәр күбрәк санда спорт секцияләренә һәм иҗади түгәрәкләргә җәлеп итү. “Газпром – балаларга” проекты чикләрендә Башкортстанда гына да берничә дистә спорт объекты төзелеп, файдалануга тапшырылды. Һәм шунысын аерым билгеләп үтү дә максатка ярашлы булыр: Башкортстанда һәр чакта һөнәри һәм үзаллы спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар юнәлтелде. Чакмагыш җирлегенә эш сәфәре белән килгәндә дә Альберт Рәүф улы Локманов яшь райондашларыбыз өчен бүләкләр – спорт инвентаре алып килде. Район мәдәният йортында үткән мәгариф хезмәткәрләре белән очрашу барышында ул районның барлык мәктәпләренә дә чаңгы комплектлары, футбол, волейбол һәм баскетбол туплары бүләк итте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев спорт белән актив шөгыльләнгән, даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында яулаган җиңүләре һәм казанышлары белән сөендереп торган яшь райондашларыбыз өчен мондый бүләкләр аеруча сөенечле булуын билгеләп, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар эшләгән символик бүләк – җилкәнле кораб тапшырды. Уку йортларына тапшырылган бүләкләргә җавап итеп, район мәктәпләре җитәкчеләре исеменнән Тайняш урта мәктәбе директоры Илзида Назыйм кызы Башмакова һәм физкультура укытучылары исеменнән Яңа Балтач урта мәктәбе укытучысы Фәргать Тәлгать улы Батыршин ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Укучылар сәламәтлеген ныгытуга булышлык иткән спорт инвентарен тапшыру мизгелләре күмәк фотода да чагылыш тапты. Чара тәмамланганнан соң Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Альберт Рәүф улы Локманов районда газ үткәрү мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткән райондашларны кабул итте.